Измирдагы күргәзмә Россия белән хезмәттәшлекне яңартуга өмет бирә - Төркия министры

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

Төркиянең икътисад министры Нихат Зейбекчи Измирда уздырылачак сәнәгать һәм куллану товарлары (İEF) 86нчы халыкара күргәзмә-ярминкәсенә зур өметләр баглый.

Зейбекчи сүзләренчә, күргәзмә 18 августтан 27 августка кадәр Төркиядә зурлыгы ягыннан өченче булган шәһәрдә уза. Бу -Төркия-Россия багланышларын үстерүдә мөһим чара булырга тиеш.

“Анадолу” агентлыгы белән фикер алышуда, Төркия министры Измирда узачак күргәзмәнең ил-партнеры итеп Россияне Төркия тәкъдим иткәнлеген әйткән. “Күргәзмә кысаларында Россия казанышларын пропагандалау актив оештырылачак”, - дип хәбәр итә Зейбекчи. Министр Анкараның Мәскәү белән элемтәләрен кризиска кадәрге дәрәҗәгә җиткерергә теләүләрен яшерми.

Төркиянең икътисад министры Измирда узачак  күргәзмә кысаларында мөһим сөйләшүләр булачагын билгеләп үткән. Ул Төркия һәм Россия мөнәсәбәтләренең 2015 елның ноябренә кадәрге вакытына әле шактый ерак булуын таныган.

Зейбекчи ике арадагы мөнәсәбәтләрдә килеп чыккан проблемаларны “аяк киеменә кергән таш” белән чагыштырган. Алар алга барырга комачаулык итәчәк, һәм алардан уртак тырышлык белән генә котылып булачагын җиткергән.
 

http://tatar-inform.tatar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International