18 апрельдә Бөгелмәдә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез явым-төшемсез.
Җил көньяк, көньяк-көнчыгыш 8-13 м/с, иртән, көндез урыны белән 15-20 м/с. Минималь һава температурасы төнлә +13..+16˚. Көндез һаваның максималь температурасы +23..+27˚.
Урамнарда һәм юлларда йөргәндә игътибарлы һәм сак булыгыз. Урамда булганда, электр линияләре, агачлар, реклама щитлары янында булудан сакланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз!