Район тарихы

Райүзәк: Бөгелмә

Территориясе: 1409 кв. км

Халык саны: 115,2 мең. кеше

 

Муниципаль берәмлек башлыгы

 

423200 Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, Гафиатуллин урамы, 7 нче йорт

Тел.: (85594) 4-66-74, 4-25-00, 4-37-44; факс: (85594) 4-00-71

E-mail:  bugulma@tatar.ru

Официаль сайты: bugulma.tatar.ru 



Бөгелмә – Татарстанның көньяк-көнчыгышында, Зәй елгасы янында (Зәй яланы елгасының уң як кушылдыгы) урнашкан шәһәр, Бөгелмә районының үзәге. Казан шәһәренә кадәр 333 км.ара. Тимерюлы Ульяновск-Өфө сызыгында, аэропорты бар, зур автомобиль юлы үтә.

 


Күбрәк 1736 елдан татар авылы буларак билгеле. 1781 елда авыл Өфө биләмәләрендә торучы өяз шәһәре статусын ала, 1806 елдан Ырымбур, 1581 елдан Самара губерниясенә керә. 1920 елдан ТАССР составында тора; 1920-30 елларда үзәк катына әйләнә.

Бөгелмә – ТР эре нефть табу сәнәгате үзәге.

 

 


Сәнәгать

 Хәзерге Бөгелмә – Татарстан Республикасының эре фәнни, сәнәгый һәм  транспорт үзәге. Бөгелмәнең әйдәп баручы оешмалары: "Татнефть"ААҖ  механика заводы, ҖЧҖ "ТНГ-Групп", электронасос заводы, ике икмәк пешерү комбинаты, сөт комбинаты,  тимер-бетон эшләнмәләр заводы, , кирпеч заводы, нефтеавтоматика заводы. Шәһәрнең сәнәгать оешмалары нефть һәм газ җитештерү өчен аппаратуралар чыгара, төзү материаллары, авыл хуҗалыгы һәм көнкүреш кирәк-яраклары җитештерә.

 

Авыл хуҗалыгы

Районда барлык хуҗалыклар да бөртекле культуралар игә , бодай, арыш, арпа, солы, карабодай, яшелчә үстерә.

Малчылыкның төп тармаклары – ит-сөт терлеге, дуңгызчылык, кошчылык.

 

Фән

 

Бөгелмәдә Татар фәнни-эзләнү һәм проектлы нефть институты һәм Урал-Идел буе (РНТУ "ВНИИ нефть"ААҖ ).  региональ фәнни-технологик үзәк урнашкан. 

 

Мәгариф 

 

Бөгелмә дәүләт һөнәри-педагогик көллияте, машина төзү техникумы,  медицина училищесы, Бөгелмә педагогия училищесы, 18 гомуми белем бирү мәктәбе, 10 китапханә.

 

Мәдәният


 Биредә 2 музей, 9 китапханә, Бөгелмә дәүләт рус драма театры, татар милли мәдәни үзәк, Яшьләр сарае, Техник йорты, район Мәдәният йорты,  музыка һәм сәнгать мәктәбе, туган якны өйрәнү музее, Я.Гашекның әдәби-мемориал музее.

Соңгы яңарту: 14 гыйнвар 2015, 10:10
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования