Җирле үзидарә көне алдыннан бөгелмәлеләр котлаулар кабул иттеләр

2024 елның 19 апреле, җомга

Җирле үзидарә көне алдыннан Бөгелмә хакимиятендә тантаналы чара узды. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов муниципаль хезмәткәрләрне, депутатларны, муниципаль хезмәт ветераннарын һәм җирле үзидарә органнарының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул барысына да намуслы хезмәте һәм югары профессионализмы өчен рәхмәт белдерде.

Аларның иң яхшы хезмәткәрләренә район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм намуслы хезмәтләре, профессионализмнары, муниципалитет территориясендә җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен мактау грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International