Яңа җитәкчеләр билгеләнде

2017 елның 30 июне, җомга

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы, юл хуҗалыгы, транспорт һәм элемтә бүлеге җитәкчесе вазифасы озак вакыт буш торды. “Эшлекле дүшәмбе” утырышында әлеге вазифаны вакытлыча башкаручы кеше билгеләнде. Ул – Марсель Моратов, элек Бөгелмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге нгачальнигы булып эшләгән.

       Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе итеп, Марат Хисмәтов билгеләнде. Ул моңа кадәр  ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы министрлыгында эшләгән.

     Кадрлар өлкәсендә тагын бер үзгәреш. Район башкарма комитетының оештыру-кадрлар бүлеге җитәкчесе итеп, Ләйсән Миңнекаева билгеләнде.

     Шәһәр мэры Линар Закиров яңа җитәкчеләргә яңа эш урынында уңышлар теләде.

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International