Бөгелмәдә Яшьләр көнен билгеләп үттеләр

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

25 июнь – Яшьләр көне. Бәйрәм көнне Бөгелмә яшьләре Ял һәм мәдәният паркында бер-берсен төрле төсләргә батырды. Шәһәр бу көнне ал-су, яшел, зәңгәр кешеләргә күмелде. Нилектән дисезме? Бу – яшьләр арасында яңа юнәлеш. Ул “ColorFest” дип атала. Безнеңчә төсләр фестивале була инде. 

Төсләр фестивале Бөгелмәдә нибары икенче тапкыр гына үткәрелә. Үзенең яшь фестиваль булуына карамастан, ул бөгелмәлеләр күңеленә хуш килеп өлгерде. Бер-береңә төсле буяулар сибешү идеясе безнең якка Һиндстаннан килгән. Аларда Холи – төсләр фестивале – ул яз бәйрәме, сиңа никадәр күбрәк буяу сиңа эләгә, үзеңне шул кадәр бәхет көтә. Бездә исә ул яшьләр бәйрәменә әверелде.

– Ни өчен төсләр фестивале? Чөнки бу бик кызыклы, төсле вакыйга, без аны узган елны беренче мәртәбә үткәреп карадык. Бөгелмә яшьләренең күңеленә ул хуш килде. Ел дәвамында “Тагын кайчан үткәрәчәксез?” дигән сорауны еш бирделәр, шуңа күрә дә бу чараны без традициягә кертеп җибәрергә булдык, – дип белдерде яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары Константин Круглов.

Бәйрәмдә бары махсус буяулар гына кулланырга мөмкин. Чөнки ул, тән тиресенә зыян китермәсен өчен, катгый тикшерү узган булырга тиеш. Аларны чара барышында сатып алырга мөмкин иде.

Яшьләр көне төсләр фестивале белән генә чикләнеп калмады. Чара концерт һәм ачык һавада дискотека белән дәвам итте.

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International