Ураза Гаете белән котлау

2017 елның 25 июне, якшәмбе

Кадерле Бөгелмә районы һәм шәһәре мөселманнары! Сезне якты Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Изге Рамазан ае төгәлләнү уңаеннан билгеләп үтелә торган бу зур бәйрәм рухи һәм югарый әхлакый нормалар символы булып тора. Ай дәвамында, уңай якка үзгәрергә, күбрәк яхшылыклар һәм игелекләр эшләргә омтылып, сабырлык һәм җаваплылык тоеп, уй-фикерләрне дә гаделлеккә юнәлтеп, җанны да, тәнне дә сафландырырга тырышып, дин кардәшләребез рухи үсешнең яңа баскычына күтәрелделәр.

Якташларыбызның йөрәк кушуы буенча һәм аларның шәхсән матди чыгымнары исәбенә үткәрелә торган ифтар мәҗлесләрендә елдан-ел күбрәк кешеләрнең катнашуы да куанычлы хәл. Моның өчен шәһәр-район мәчетләрендә мөселманнарның ярдәме белән, бөтен шартлар тудырылган. Әйдәгез, барыбыз да шушы изге айдагы кебек, башка вакытларда да юмарт, сабыр, игелекле булыйк!

Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны, тырышлыкларыбызны кабул кылсын, гөнаһларыбызны кичерсен, һәммәбезгә дә рәхмәтле, рәхим-шәфкатьле булсын иде. Сәламәтлек, бәхет телим сезгә!

Ураза Гаете мөбарәк булсын!

Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International