Шәһәр мэры эшмәкәрләр белән берлектә төзелеш компаниясе эшчәнлеге белән танышты

2017 елның 23 июне, җомга

22 июнь көнне “Эшлеклеләр клубы” әгъзаларының чираттагы күчмә утырышы булып узды. Бу юлы ул “Климат-Сервис” җәмгыятендә үтте. “Климат-сервис” җәмгыяте җылылык һәм газ белән тәэмин итү, вентиляция җиһазлары һәм кондиционерлар кую белән шөгыльләнә. Җәмгыять оешуга быел 11 ел тула икән.

     Эшлеклеләр өчен җәмгыятьнең җитештерү цехында танышу экскурсиясе оештырылды. Биредә җилләтү системасы (вентиляция) өчен торбалар, кирәк –яраклар җитештерәләр. Соңыннан шәһәрнең эшлекле кешеләре шәһәр мэры Линар Закиров белән әңгәмә корды, Бөгелмә муниципаль районында барган эшләр белән танышты, социаль программалар турында сүз алып барды.

      Мәшьгуллек үзәге директоры вазифасын башкаручы Наталья Казанова үз чыгышында инвалидларны эшкә урнаштыру темасын күтәреп чыкты. Россия күләмендә алган мәгълүматларга караганда, илдә 12 миллионнан артык инвалид яши, шуларның дүрттән бере генә эшли икән.

–Соңгы вакытта мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру көннән-көн авыррак була башлады. Өстән килгән таләпләр буенча безнең республикада 36 155 инвалидны эшкә урнаштыру кирәк. Бу юнәлештә без эшне башлап җибәрдек, тик сезнең дә ярдәм кирәк безгә, – диде ул эшлеклеләргә мөрәҗәгать, итеп.

      Бүгенге көндә Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикле 2 238 кеше яши, аларның бары 26 проценты гына, (бу – 596 кеше дигән сүз) эшли икән.

–Ел азагына кадәр без тагын 239 кешене эшкә урнаштырырга тиеш. Нәкъ шуның кадәр инвалид бездә эшкә чират көтә, – ди Наталья Казанова.

     Эшлеклеләр бу мәгълүматны исәпкә алды һәм мәшьгуллек үзәге директорына ярдәм итәчәкләре турында ышандырды.

      Шунысын да әйтеп үтәсе килә, инвалидларны эшкә алучы оешмаларга ярдәм дә каралган. Мөмкинлеге чикле кешене эшкә урнаштыручы, аңа эш урыны булдыру өчен, төрле җиһаз алуга (мәсәлән,компьютерлар, видеокүзәтү үзәге) дәүләттән 72 мең сум күләмендә акча ала ала.

http://www.bugulma-tat.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International