Бөгелмәдә идарәче компанияләр ИПУ күрсәткечләрен тикшерәләр

2017 елның 2 июне, җомга

ТКХ департаменты, шәһәрнең идарәче компанияләре салкын һәм кайнар су буенча шәхси исәпкә алу приборларының дөрес бирелү, бирелмәвен тикшерүе турында халыкка мәгълүматлар җиткерә.

Ел башыннан 241 күпфатирлы йорт тикшерелгән. Тикшерүләр барышында 178 төрле хокук бозулар ачыкланган һәм эшләнгән һәм коммуналь хезмәтләр өчен 2,5 млн. сум өстәмә түләүләр исәпләнгән.

Иң күп хокук бозу очраклары "Тан" идарәче компаниясе хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган. Калинин ур., 65 йортта гына да 8 фатирда хокук бозу очрагы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International