Бөгелмәнең мәдәният идарәсе җитәкчесе җәйге чорда паркларда, скверларда һәм җәмәгать урыннарында үтәчәк чаралар планы белән таныштырды

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Бөгелмәнең мәдәният идарәсе җитәкчесе җәйге чорда паркларда, скверларда һәм җәмәгать урыннарында үтәчәк чаралар планы белән таныштырды.

Әлеге планны тормышка ашыру кысаларында, шәһәр һәм авыл мәдәният оешмалары – китапханәләр, музейлар, мәдәни-ял итү учреждениеләре һәм сәнгати-эстетик юнәлештәге мәктәпләрдә тематик, мәдәни-күңел ачу һәм массакүләм чаралар үтә. Агымдагы елның хәзерге вакытына шәһәр һәм авыл паркларында һәм җәмәгать урыннарында 23 714 кешене берләштергән 141 чара үткән.

Шәһәрнең иң динамик үсеш алучы парклары рәтендә – Кызыл Армия һәм Ленин урамында урнашкан Мәдәният һәм ял парклары.

Ленин урамы буенча урнашкан күңел ачу урынында гаилә ялына зур әһәмият бирелә. Озак еллар эшләү дәверендә, массакүләм чаралар оештыруда, аның үз традицияләре салынган: Раштуа, Масленица, Нәүрүз, Ураза, Гаилә, Мәхәббәт һәм тугрылык, Балаларны яклау көннәре һәм башка бәйрәмнәр. Әлеге тантаналы чараларның һәрберсендә 500 дән алып, 3000гә кадәр кеше катнаша.

Балалар паркында үткәрелүче традицион чаралар рәтенә игезәкләр фестивале, ползункида йөгерү чемпионаты, “Укырга яратучы Бөгелмә” мәдәни китап фестивале һәм башкалар да керә. 2017 елның җәендә, паркка килүне популярлаштыру максатыннан, яңа масскүләм театральләштерелгән һәм тематик, спорт-сәламәтләндерү чаралары, бәйге-күңел ачу программалары һәм акцияләр үткәрү планлаштырыла. Шул исәптән быел бөгелмәлеләрне һәм шәһәребез кунакларын “Здравница – 2017” сәламәтлек фестивале, “Кулинарный Эдем” аш-су фестивале, “Голос города” ретро-круизы һәм башка күңел ачу чаралары көтә.

Кызыл Армия урамында урнашкан Мәдәният һәм ял паркы да шәһәрдәшләрнең яраткан күңел ачу урынына әйләнде. Агымдагы елда биредә дә чаралар циклы үткәрү күздә тотыла. Алар Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылачак бәйрәмне, саф һавада үтәчәк концертны, җәйге уку залын, музей чараларын, сәнгать эшләре күргәзмәсен һәм мастер-классларны, төрле истәлекле даталарга багышланган очрашуларны, ачык һавада кино күрсәтүне үз эченә алачак.

Шәһәр сулыгы мәйданында – балалар мәйданчыгында һәм лекториядә мәдәни-массакүләм чаралар, мастер-класслар, музей-уен программалары үткәрелә. Мәсәлән, лекторий мәйданчыгында “Зимние забавы” балалар спорт бәйрәме оештырылды, “Время читать” промо-акциясе, мастер-класслар үткәрелде. Быел да балалар өчен музыкаль-күңел ачу программалары, яшьләр акцияләре, музей викториналары, уен-сәяхәтләр, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләре һәм ярминкәләре, милли-мәдәни бәйрәмнәр һәм башка тематик чаралар үткәрү каралган.

Паркларда, скверларда һәм җәмәгать урыннарында үтүче социаль-мәдәни эшне оештыру мәгариф, яшьләр сәясәте, спорт һәм социаль учреждениеләр белән тыгыз элемтәдә үткәрелә. Бердәм эш мәдәни-массакүләм, балалар, мәгариф-күңел ачу, спорт чараларын үткәрү өчен яхшы шартлар тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International