"Энергетик" стадионы спорт залында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәм “Яңарыш" тернәкләндерү үзәге белән берлектә "Бөтен гаилә сәламәтлеге өчен" спорт эстафетасы үткәрелде. Чарада тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре, шулай ук тернәкләндерү үзәге белгечләре катнашты.
Программа кызыклы спорт уеннарына, эстафеталарга бай булды. Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре тапшырылды.
Чарада барлыгы 50 кеше катнашты.