Бөгелмәдә эш урыннары ярминкәсе узды

2017 елның 12 мае, җомга

Ярминкәдә "Деданин" шәхси эшмәкәрләре, "Бөгелмә элеваторы"ЯАҖ,  "Метроэлектротранс" предприятиесе, 1 нче номерлы Бөгелмә икмәк заводы вәкилләре катнашты.

Эш урыннары ярминкәсенә азык-төлек товарлары белән сәүдә итү өлкәсендә тәҗрибәсе булган кешеләр, кладовщиклар, фасовщиклар, машина йөртүчеләр, кече тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре, ишегалды җыештыручылары, аш пешерүчеләр, механиклар, кондукторлар чакырылган иде.

Ярминкәдә 49 кеше катнашты.

Аларның 21енә эш урыннарына юлламалар бирелде, шуларның икесе - инвалидларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International