Җиңү бәйрәме бөтен ил күләмендә үтүче иң мөһим чараларның берсе булып тора. Әлеге истәлекле дата уңаеннан, Бөгелмә шәһәренең архитектура бүлеге тарафыннан шәһәрне бизәү буенча эш планы төзелде. Аның төп элементы – йорт фасадларына Георгий тасмалары беркетү, шулай ук плакатларда һәм пилоннарда “9 Мая” һәм “Победа!” дигән бәйрәм язулары. Тематик банерларда безнең ветераннарның йөзләре төшерелгән фотолар. Пилоннарда бөгелмәлеләр – Советлар Союзы Геройлары фотолары.