Хөрмәтле Бөгелмәлеләр!
13-24 мартта “Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!” Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясенең беренче этабы уза.
Без Сезне уяу булырга чакырабыз!
Акция кысаларында теләге булган һәркем наркотиклар куллану яисә сатуны пропагандалаучы интернет-сайтлар турында, законсыз рәвештә наркотик, психотроп матдәләр тарату фактлары турында Россия эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге Дежур частенә хәбәр итә ала.
Телефоннар: 02, 6-95-02 (тәүлек әйләнәсе)!
ТР буенча ЭЭМ ышаныч телефоны: 8 (843) 291-20-02.