Яшь бөгелмәлеләргә паспортлар тапшыру тантанасы узды

2017 елның 7 марты, сишәмбе

“Бердәм Россия Яшь Гвардиясе” Бөгелмә җирле бүлеге җитәкчесе Алексей Мухалёв яшь бөгелмәлеләргә паспортлар тапшыруда катнашты.
     Чара “Гражданлык сәгате” республика күләмендә узган иҗтимагый акциясе кысаларында 3 март көнне Бөгелмәнең ЗАГС бинасында узды. Паспортлар тапшыру тантанасында Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге начальнигы урынбасары, эчке служба подполковнигы Руслан Тинчурин һәм миграция мәсҗәләләре бүлеге начальнигы Роберт Гарифуллин катнаштылар. 
      Россия Федерациясе паспортын беренче тапкыр кулга алган яшь гражданнар укулары, хезмәтләре һәм гамәлләре белән туган шәһәребез, республикабыз һәм илебезнең горур исемнәрен лаеклы йөртергә, аның абруен күтәрү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International