Бөгелмәдә бу елның беренче ярминкәсендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре миллион сумнан артык товар саткан

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән алынган гомуми табыш  1 миллион 335 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Бөгелмә районының  авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Исмәгыйлев хәбәр итте.

      Аның сүзләре буенча, 28 сәүдә ноктасы халыкка зур ассортименты  авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим иткән. Алар арасында ит , сөт продуктлары, ашлык, бәрәңге һәм бал товарларны күп сатылган.

     Волонтерлар өлкән буын вәкилләренә, мөмкинлекләре чикле кешеләргә һәм ялгыз яшәүче гражданнарга  сатып алынган товарын өйләренә илтеп куярга ярдәм итте.

     Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров ярминкәнең урнашу урыны бик уңайлы дип  билгеләп үтте. Агропромпарк территориясендә урнашкан яңа урын нәкъ менә сәүдә өчен оештырылган,  анда барысы да бар:  территориясе киртләнгән , ит вату цехлары, уңайлы парковка сы бар.

      Авыл хуҗалыгы ярминкәләре агропромпарк территориясендә дәвам итәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International