17 гыйнварда “Лекториум” проекты кысаларында "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" Бөгелмә бүлекчәсе активистлары Бөгелмә районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары Константин Круглов белән очрашты.
Очрашуның темасы дебатларга багышланды. Кунак дебатларның төрле булуы, техника һәм чыгыш ысуллары турында сөйләде. Теоретик өлештән соң яшь гвардиячеләр гамәли дәресләргә күчтеләр һәм дүрт командага бүленеп дебатлар буенча турнир уздырдылар.