Бөгелмә районында кышка мал азыгы әзерләү дәвам итә

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

Бу елда кышка 5100 тонна печән (җәмгыять маллары өчен), 16580 тонна сенаж, 17150 тонна силос әзерләү лазем. Шартлыча бер баш терлеккә 29,9 центнер азык дигән сүз бу.

1,5 мең га мәйдандагы җирдә азык катнашмасы һәм берьеллык үләннәрне җыю эше дәвам итә, бу фаразланганның 48 проценты.

Барлыгы 11299 тонна печән әзерләнгән. Шул исәптә җәмгыять маллары өчен – 6605 тонна, шәхси хуҗалыклар өчен – 4694 тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International