Оператив мәгълүматлар буенча Бөгелмә районында 9 июльгә барлыгы 6,1 мең тонна печән, 12,8 мең тонна сенаж һәм 130 тонна ботак азыгы әзерләнгән. Шартлыча бер баш терлеккә 11,8 центнер азык берәмлеге туры килә.
Районда шулай ук басуларны эшкәртү эшләре дә дәвам итә. Чүп үләннәренә каршы – 46,5 мең га, корткычларга каршы – 22,2 мең га, авыруларга каршы 2,7 мең га мәйданда җир эшкәртелгән.