Бөгелмә хәрби комиссариаты коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Бүген «Эшлекле дүшәмбе»дә Бөгелмә хәрби комиссариаты коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре илнең оборона сәләтен ныгытуга зур өлеш кертәләр, мобилизация әзерләү һәм үткәрү, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру, запаска җибәрелгән хәрбиләрне социаль яклау, хәрби частьләрне комплектлау белән бәйле бурычларны лаеклы үтиләр.

Вазыйфаи бурычларын намуслы үтәгәне һәм Россия Федерациясе Кораллы көчләрен комплектлауга шәхси өлеш керткәне өчен Бөгелмә муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән хәрби комиссариат фельдшеры Юлия Лямзина, чакырылыш комиссиясе секретаре Екатерина Вацкова, хәрби комиссариатның бүлек начальнигы Алина Федорова, хәрби комиссариат бүлекчәсе начальнигы ярдәмчесе Екатерина Гунова бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International