Линар Закиров җәяүлеләр юлын чистарту өчен авыл җирлекләре техникасын җәлеп итәргә кушты

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Бөгелмәлеләр социаль челтәрләрдә тротуарларны җыештыруның сыйфаты начар булу турында күп зарланалар. Узган 2 атна эчендә подрядчы оешма шәһәр предприятиеләре белән берлектә, урамнарны киңәйтү һәм кар чыгару буенча эш башкара. Кар көн саен, нигездә, төнге вакытта чыгарыла. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе барышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков хәбәр итте.

"1 гыйнвардан кар полигонына 37 мең кубометр кар чыгарылды. Төп бурычлар арасында тротуарларны чистарту. Бу эшкә 3 берәмлек техника җәлеп ителгән", - дип ассызыклады спикер.

Линар Закиров шәһәр тротуарларын чистарту өчен авыл җирлекләреннән техника җәлеп итәргә кушты: "Хәзер кар күп түгел. Барлык булган ресурсларны кулланырга кирәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International