Узган атнада өч бөгелмәле грипп белән авырган

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арту сезоны дәвам итә. Узган атнада Бөгелмәдә 486 ОРВИ очрагы теркәлгән.  Авырулар саны 0,9 процентка арткан.  Узган атнада балалар арасында ОРВИ авыруы 163 очрак тәшкил иткән. Бу күрсәткеч узган атнага караганда түбәнрәк.

Шулай ук узган атнада 3 грипп очрагы, 13 хастаханәдән тыш пневмония очрагы, 1 яңа коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Нәтиҗәләр билгеләнгән тәртиптә расланган. Барысы да медицина күзәтүе астында.

Роспотребнадзор җәмәгать урыннарында, транспорт объектларында, эш һәм уку урыннары буенча коллективларда, шулай ук медицина оешмаларына һәм социаль учреждениеләргә барганда битлек режимын үтәргә киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International