Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматы буенча, 19 март кичендә, 20 мартта төнлә Татарстан Республикасы территориясендә көчле көньяк-көнбатыш җиле - 15-20 м/с исәчәк. Аязучан болытлы һава булачак. Яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр көтелә. Төнлә минималь температура -1.. +2, көндез максималь температура +2... +5, төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.