Мэр белән турыдан-туры диалог: Линар Закиров «ГКС» НПП коллективы белән очрашты

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бөгелмә предприятиеләрендә ел башында шәһәр һәм район җитәкчелегенең хезмәт коллективлары белән очрашулары уздырыла. Бөгелмә мэры Линар Закиров “ГКС” фәнни-җитештерү предприятиесенең җирле филиалы хезмәткәрләре белән бөгелмәлеләр тормышының төп социаль-икътисадый күрсәткечләре турында сөйләште. Предприятие хезмәткәрләре шәһәр башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеген кулдан ычкындырмады.

Елны бик яхшы күрсәткечләр белән тәмамладылар һәм тагын да зуррак планнар белән яңа - 2020 елга керәләр. "ГКС" фәнни-җитештерү компаниясе нефть-газ комплексы өчен җиһазлар һәм технологияләр эшләү белән шөгыльләнә һәм проектлаудан алып эксплуатациягә кертүгә һәм озатуга кадәр барлык эшләрне башкара. җитештерү күләмнәрен елдан-ел арттыра бара. Димәк, яңа эш урыннары да барлыкка килә. «ГКС» НПП компаниясе филиалы Бөгелмәдә урнашкан һәм бу өч җитештерү цехын үз эченә алган төп җитештерү мәйданчыгы.

Бүгенге көндә компаниядә 200дән артык кеше эшли - 2018 ел белән чагыштырганда 40тан артык кешегә күбрәк. Бөгелмә мэры Линар Закиров предприятие хезмәткәрләрен районның социаль-икътисади үсешенең еллык күрсәткечләре белән таныштырды һәм 2020 елда гамәлгә ашырылачак программалар турында сөйләде.

Барлык докладчылар чыгышыннан соң, теләге булучылар шәһәр башлыгына сораулар бирә алдылар. Кемнедер сукбай этләр проблемасы борчый, кемдер тротуарларның торышына зарлана, ә иң актуаль проблема - урам яктыртуы.

Линар Закиров әлеге предприятие хезмәткәрләрен борчыган сорауларга җавап бирде. Моннан тыш, әйтелгән проблемаларны хәл итү контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International