Бөгелмәдә «Иң яхшы дружинник» һәм «Иң яхшы дружина» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

2019 елның 20 декабрендә Бөгелмә муниципаль районы администрациясендә җәмәгать тәртибен саклауда полиция органнарына ярдәм итүче район халкын бүләкләү тантанасы узды.     

Һәр ел нәтиҗәләре буенча ирекле халык дружинникларының иң яхшы әгъзаларын Грамоталар, Рәхмәт хатлары һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләү матур традициягә әверелде.    

Район башлыгы Ленар Закиров ирекле ярдәмчеләргә Бөгелмә районы территориясендә җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, шуннан соң җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген саклауда актив катнашканнары, хокук саклау органнарына ярдәм күрсәткәннәре өчен ирекле халык дружинникларының иң яхшы әгъзаларына Рәхмәт хатлары һәм акчалата сертификатлар тапшырды. 2019 ел нәтиҗәләре буенча 9 иң яхшы ирекле дружинник һәм 6 җитәкче бүләкләнде.  5000 - 1000 сумлык бүләк сертификатлары алучылар арасында С. Гатин, А. Биксин, А. Назиров, Р. Мөгыйнов, А. Андреев, А. Шиапова, В. Урушкин, О. Лазаренко, В. Сабин бар иде.

Ирекле халык дружинасын оештыруда, аларның хезмәткәрләренең патрульләрдә актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары белән Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, ГКС, ТНГ ГРУПП, УТТ, Бөгелмә АТП, Лифтсервис бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International