Татар Дымская авылында тантаналы рәвештә барлык аналарга һәйкәл ачтылар. Хәзер рәссам В.Лямзин иҗат иткән мәһабәт, матур сәнгать әсәре укучыларны каршы ала һәм озата. Җирле халык бу һәйкәлне авыл горурлыгы диләр.
Кызганычка каршы, һәйкәл авторына аны исән чакта куярга насыйп булмады. Дроздовлар һәм Ковалевлар гаиләсе ярдәме белән һәйкәл мәктәп ишегалдында урнаштырылды.
Монументны ачу тантанасында авыл җирлеге башлыгы Р.Галләмов һәм мәктәп директоры В.Зәйнуллина катнашты.