Эшкуарлар мөрәҗәгатьләре белән эшләү өчен платформа: бизнес һәм хакимият хезмәттәшлегенең яңа программа инструменты

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, эшмәкәрләр эшчәнлеге субъектларының хокук саклау органнары тарафыннан аларга басым ясауга бәйле мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен цифрлы платформа булдыру һәм гамәлгә кертү максатыннан, РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 04 июнендәге 1197-р күрсәтмәсе нигезендә «Эшкуарлар мөрәҗәгатьләре белән эшләү өчен платформа» автоном коммерцияле булмаган оешмасы оештырылды.

АНО оештыручылары булып «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерциягә карамаган оешмасы һәм Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы тора.

Өстәмә мәгълүматны (85594)438-65-163 (Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге - Шакиров Ф.М.) телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International