Салымнар игелекле эшләргә тотыла!

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Физик затлар транспорт һәм җир салымнарын, шулай ук физик зат милкенә салымны салым органы тарафыннан җибәрелгән хәбәрнамәләр (яки Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында салым түләүченең шәхси кабинеты аша алынган хәбәрнамәләр) нигезендә түли. Күрсәтелгән салымнарны узган салым чорыннан (ел) соң килүче елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Шулай итеп, 2018 ел өчен салымнарны 2019 елның 1декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Быел бу датаның якшәмбегә туры килүен исәпкә алып, салымны 2019 елның 2 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә мөмкин (РФ СК 7 ст. 6.1 п., 363 ст. п. 1, 397 ст. п. 1, 409 ст. п. 1).

Салым буенча пеня ничек исәпләнә?

РФ Салым кодексының 75 маддәсенең 1 һәм 3 пунктлары нигезендә, пеня  салым түләү буенча бурычларны үтәү срогы чыккан һәр календарь көне өчен исәпләнә. Гражданнар милек салымнарын вакытында түләмәсә, пеня 3 декабрьдән исәпләнә башлаячак.

Салым хәбәрнамәсендә күрсәтелгән салымнарны түләү ысуллары нинди?

Салымнарны түбәндәге ысуллар белән түләргә мөмкин  :

– банк бүлеге аша, шул исәптән банклардагы түләү терминаллары аша;

– Россия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет аша (аңа керү мөмкинлеге булган очракта);

– почта элемтәсе бүлеге аша (торак пунктта банк булмаганда).

Сезнең өчен салымны шулай ук башка зат та түләргә мөмкин (сезнең законлы яки вәкаләтле вәкил). Шул ук вакытта, тиешле сумманың сезнең өчен түләнүен билгеләргә мөмкинлек бирүче документлар булу зарур.

Хөрмәтле салым түләүчеләр! Салым инспекциясе сезне 2018 ел өчен бюджетка милек салымын түләүне вакытында һәм тулысынча үтәргә чакыра! Сез түләгән салымнар игелекле эшләргә тотыла!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International