Бөгелмәдә зур этнографик диктант узачак

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

"Зур этнографик диктант" бөтенроссия акциясе Россия Федерациясенең һәрбер субъектында 1 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узачак.

Нинди дә булса сәбәпләр аркасында төбәк мәйданчыкларында белемнәрен тикшерә алмаган кешеләр өчен Зур этнографик диктант www.miretno.ru сайтында онлайн-тест рәвешендә оештырылачак.

Өстәмә мәгълүмат 8(85594)6-65-81 телефоны буенча.

Бөгелмә шәһәрендә мәйданчыкны үткәрү урыны:

"В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты" ВБО Бөгелмә филиалы, Бөгелмә ш., Гафиятуллин ур., 23
(1 ноябрь, катнашучыларны теркәү 10.30 дан 11.00 сәгатькә кадәр, диктант 11.00 дә башлана)

«Зур этнографик диктант» ны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.

Бөгелмәдәге мәйданчык белән «МЦБ» МБУКның рәсми сайтында танышырга мөмкин http://lib.bugulma.ws/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International