Бөгелмәдә "КФУ фәнни десанты" утырачак

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Казан федераль университеты үзенең 215 еллыгын билгеләп үтүне киң күләмле мәгърифәтчелек акциясе белән башлап җибәрә. Бер ай буена – 25 октябрьдән алып 29 ноябрьгә кадәр – Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә зур фән бәйрәме үткәреләчәк. "КФУ фәнни десанты" Апас, Актаныш, Лениногорск, Мамадыш, Әлмәт, Менделеевск, Азнакай, Минзәлә, Нурлат, Зәй, Әгерҗе, Мөслим, Бөгелмә, Чистай, Сарман, Арча, Яр Чаллы һәм Алабугада утырачак.

Бу хакта матбугат конференциясендә КФУның PR һәм реклама департаменты җитәкчесе Ләйлә Мохтарова хәбәр итте. Университет 2016 елдан башлап, квартал саен «ПРОНаука» проектын гамәлгә ашырып килә. Быел оештыручылар аның географиясен киңәйтергә уйлый. КФУның 215 еллыгын билгеләп үтү кысаларында, быел аны республикабыз район һәм шәһәрләрендә үткәрергә ниятлиләр, моның өчен барлыгы 18 район һәм шәһәр сайлап алынган.  Проект­ка «КФУның фәнни десанты» дигән исем дә бирелгән. Бер ай буе район һәм шәһәрләрдә университет галимнәре, укытучылары, фәнни хезмәткәрләре фәнни чаралар үткәрәчәк, алар төрле кызыклы лекция­ләрдән, мавыктыргыч интерактив уеннардан, викториналардан, һөнәри юнәлештәге мастер-класслардан, тәҗрибәләрдән гыйбарәт булачак.  Укытучылар һәм галимнәр фән дөньясындагы кызыклы яңалыклар белән уртаклашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International