2019 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинаның, ТР буенча баш суд приставы урынбасары Андрей Михайлов һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллинаның Бөгелмә муниципаль районына эш сәфәре планлаштырылган.
Кабул итүгә 4-19-10 телефоны буенча язылырга мөмкин.