Бөгелмә мэры Линар Закиров төзелеш мәйданчыкларындагы эш барышы белән шәхсән танышуны һәм шәһәр халкы белән турыдан-туры диалог алып баруны өстен күрә. Чираттагы төзелеш объекты маршрутына дистәгә якын адрес керде.
Кием формасы - резин итекләр. Алардан башка төзелештә берничек тә мөмкин түгел. Ә шәһәр башлыгын Губин исемендәге яшьләр сәламәтләндерү үзәгенә килгәндә, барысы да кызыксындыра. Биредә иске балалар лагереннән берни дә калмады диярлек. Өч катлы торак корпуслар үзгәртеп корылган. Казарма тибындагы бүлмәләр урынына - заманча уңайлы кунакханә номерлары. Шул исәптән аз хәрәкәтләнүче балалар өчен дә. Яңа медпункт төзелгән, ашханә яңартылган, котельный бинасы спорт залына әйләнгән, мунча-кер юу комплексы тулысынча ремонтланган.