Татарстанда Ел иреклесен билгелиячәкләр

2019 елның 13 сентябре, җомга

«Татарстан Республикасында яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында» 1993 елның 19 октябрендәге 1983-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә иреклелеккә ярдәм итү республикада дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Бу - җәмгыять, яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре үсешенең мөһим факторы.

Иреклеләрне (волонтерлыкны) үстерүне популярлаштыру һәм стимуллаштыру, ел саен үткәрелә торган «Россия иреклесе» Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасыннан тәкъдим ителгән ирекле (волонтерлык) проектларының сыйфатын арттыру, шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан «Татарстан иреклесе-2019» Республика конкурсы игълан ителде.

«Татарстан иреклесе-2019» Республика конкурсы турындагы нигезләмәне карап, конкурсны үткәрүнең барлык нечкәлекләре белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International