Өченче буын университеты: яңа уку елын тантаналы ачу

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

«Өченче буын университеты» яңа уку елын ачу тантанасы КНИТУның актлар залында узды.

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвера Ризванова сәламләү сүзендә университетның төп бурычы өлкән яшьтәге гражданнарның социаль активлыгын күтәрү һәм аларны шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышының төрле өлкәләренә җәлеп итү булуын билгеләп үтте. Бу яңа белем алу гына түгел, аралашу, үз уңышлары белән уртаклашу мөмкинлеге дә. Бөгелмә районы Пенсия фонды идарәсе начальнигы, «Россия пенсионерлары берлеге» җирле бүлекчәсе рәисе Елена Игнатьева бөгелмәлеләргә яңа уку елына планнар һәм яңа уку курслары турында сөйләде.  Шулай итеп, быел өлкән яшьтәге бөгелмәлеләр 5 юнәлеш буенча белем алачак, бу компьютер грамоталылыгы, финанс һәм хокукый белемлелек, сәламәт яшәү рәвеше һәм бию терапиясе нигезләре.                

Бөгелмәлеләр «Өченче буын университеты»кысаларында актуаль һәм кызыклы укыту программаларын оештырган өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International