1 июньнән физик затларга милек салымнары һәм НДФЛ өчен җибәрелә торган салым хәбәрнамәләре формасы үзгәрде. Хәзер аңа салымнарны бюджетка күчерү өчен мәгълүмат кертелә, шуңа күрә уведомление белән бергә аерым түләү документлары (ПД формасы буенча квитанцияләр) җибәрелмәячәк.
Яңа форма буенча белдерүләр салым түләүчеләргә почта аша җибәреләчәк, шулай ук аларның шәхси кабинетларында, агымдагы елның салым белдерүләрен җибәрү кампаниясе кысаларында, Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылачак.