Бөгелмәдә Dance Battle 2019 бию көрәшенең суперфиналы узачак

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Ярышлар июль башында техника йорты каршындагы мәйданда старт алган "Ачык һавада биюләр" социаль проекты кысаларында узачак.
Проект үз эченә саф һавада зарядкалар ясау, разминкалар һәм биюләрне ала. Әлеге чаралар шимбә көнне үткәрелә һәм һәрвакыт йөзгә якын бөгелмәне җыя. Яшь, талантлы хореографлар төрле бию юнәлешләрендәге хәрәкәтләрне ничек башкарырга кирәклеген аңлаталар һәм күрсәтәләр.

Dance Battle 2019 суперфиналына сайлап алу уза торган мәйданчык аеруча кызыксыну уята. Сайлап алу турларында барлык теләүчеләр катнаша. Берничә минут эчендә сәхнәдә музыка астында хәрәкәт итә белүеңне күрсәтергә һәм моны көндәшләрдән яхшырак эшләргә кирәк.

24 августка планлаштырылган суперфиналда җиңүче кубок, акчалата приз һәм иң яхшы урам биючесе дипломы белән бүләкләнәчәк. Шулай ук иң кызыклы һәм оригиналь финалистлар да призлар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International