Иҗат энергиясе: «Солнечный зайчик» яңа талантлар эзли

2019 елның 25 июне, сишәмбе

"Татэнергосбыт" АҖ энергияне саклау темасына балалар иҗат эшләре буенча «Солнечный зайчик» X республика конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2019 елның 1 апреленнән башлап, 30 сентябренә кадәр кабул ителә. Иҗади эшләрне Татарстанда яшәүче, 4 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган балалар һәм укучылар тәкъдим итә ала. Катнашучыларга махсус анкета тутырып, аны үзеңнең иҗади эшең белән бергә якындагы «Татэнергосбыт» АҖ филиалы, яки клиентларга хезмәт күрсәтү офисларына, яисә түбәндәге адреска почта аша җибәрергә кирәк: 420059, Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 110 йорт.

«Иң яхшы хикәя яки шигырь» һәм «Иң яхшы кул эшләнмәсе» номинацияләрендә катнашу өчен гаризаларны конкурс оештыручыларының электрон почталарына җибәрергә кирәк: pc@tatenergosbyt.ru.

Конкурсның яңартылган Положениесе белән сез «Татэнергосбыт» АҖ рәсми сайтында таныша аласыз. Ә үзегезне кызыксындырган сорауларны шушы телефон номерына шалтыратып бирергә була: 8 (843) 567-71-14, 567-71-99.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International