Бөгелмә мэриясендә узган Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә яшьләрне эшкә урнаштыру проблемаларын тикшерделәр

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Бүген шәһәр мэриясендә мэр Линар Закиров рәислегендә узган Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Әлеге мәгълүматны Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Наталья Казанова тәкъдим итте.

«Яшьләр» термины төрле рәвештә тикшерелә. Кагыйдә буларак, яшьләр дип 14 яшьтән алып, 29 яшькә кадәрге социаль-яшь төркемен таныйлар. Бөгелмә муниципаль районында 18700 яшь кеше яши. 14 яшьтән 17 яшькә кадәр - 4362 кеше, 18 яшьтән 29 яшькә кадәр – 14338 кеше.

Яшь гражданнарга, шул исәптән һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларга эшкә урнашуда ярдәм итү өчен, хезмәт базарында яшьләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру максатларында, һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри әзерлек системасын үстерергә кирәк. Яшьләр хезмәт базарындагы хәлне яхшырту максатларында, башкарма хакимият органнарының барлык дәрәҗәдәге уку йортларында белгечләр әзерләүгә дәүләт заказын формалаштыру юлы белән комплекслы, системалы якын килү позицияләре белән хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International