Бүген иртән Бөгелмә хәрби комиссариаты каршындагы Хәрби хәрәкәтләр музеенда Хәрби хезмәткә чакырылучыларны Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына озату тантанасы узды.
12 егет Татарстан Республикасының җыелма пунктына китте. Балаларга көч бирергә туганнары һәм дуслары килгән иде. Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафына чакырылган яшьләргә симкартлар тапшырдылар. Армиягә чакырылучылар ДОСААФ Бөгелмә бүлегеннән бүләккә кул сәгатьләре алдылар.