23 апрельдә Бөгелмәдә Бөтенроссия патриотик акциясе старт алды.
Георгий тасмасы 9 Май бәйрәме алдыннан, җиңү тантанасы атрибуты һәм безнең бәхетле киләчәгебез өчен гомерләрен биргән кешеләр алдында хөрмәт һәм ихтирам символы булып тора.
Бөгелмәнең Җиңү волонтерлары "14 нче прогимназия" Яшь иреклеләре белән берлектә шәһәр урамнарына мактаулы миссия белән чыктылар: балалар барлык теләүчеләргә Җиңү символы – Георгий тасмасын тараттылар һәм аны дөрес куллану турында сөйләделәр. Традиция буенча, чара ахырында волонтерлар «Сугыш еллары җырлары " флешмобын оештырдылар.