Бөгелмәдә 4 балалар бакчасы яңа йөз алачак

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров шәһәр объектларында ремонт һәм төзелеш эшләре барышы белән танышты. Тикшерү кысаларында 2 балалар бакчасын һәм яшьләр сараен карап чыкты. Моннан тыш, начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәгенең Бөгелмә филиалында да булды, ул шулай ук капиталь ремонтка мохтаҗ.

21нче номерлы "Энҗе" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 1952 елда төзелгән. Бакчада түбәне, җылыту, тәрәзәләрне, ишекләрне, инженерлык коммуникацияләрен, идәннәрне, янгын коммуникациясен алыштыру, бинаның фасадын яңарту планлаштырыла. Шундый ук эшләр 39-нчы номерлы «Сандугач» балалар бакчасында да планлаштырылган, аның бинасы 1955 елда төзелгән. Биредә капиталь ремонтны подрядчы оешма «СМП-189» башкара.

«Узган ел без балалар бакчалары белән системалы рәвештә шөгыльләнә башладык. Объектларны сайлаганда биналар һәм корылмаларның искергән булу дәрәҗәсе һәм төзелү вакыты искә алынды.  Мин барлык балалар бакчаларының торышын яхшы беләм – якындагы елларда аларны тиешле халәткә китерергә тырышачакбыз», - дип билгеләп үтте Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International