Алдакчылар үзләрен пенсия фонды хезмәткәрләре итеп тәкъдим итәләр

2019 елның 26 марты, сишәмбе

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы телефон мошенниклары турында тагын бер тапкыр кисәтә. Исегездә тотыгыз, әгәр сездән банк картасы , кодлар һәм парольләр килгән смс-хәбәрләр турында мәгълүмат сорасалар - бу мошенниклар!

23 мартта 70 яшьлек Бөгелмәгә билгесез кеше шалтыраткан, Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган һәм стажына бәйле рәвештә, зыян күрүченең 19.000 сум күләмендә акча алуы хакында хәбәр иткән. Аферист, аларны кулга ала алу өчен телефон аша шәхси мәгълүматларны һәм банк картасы реквизитларын сораган. Ханым бөтен мәгълүматны хәбәр итә һәм нәтиҗәдә 58 мең сумнан артык акча югалта.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International