Бөгелмәдә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең беренче муниципаль этаптагы сайлап алу туры узачак

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

16–17 февральдә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең беренче муниципаль этаптагы сайлап алу туры узачак. Фестивальдә 6–70 яшьлек теләгән һәр кеше катнаша ала, аларның АИС ГТО сайтында теркәлгән булуы шарт. Беренче көнне программада спортның электрон коралдан ату, гимнастика эскәмиясендә төз аяклар белән алга иелү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, көч гимнастикалары, озынлыкка сикерү, йөзү төрләре каралган һәм алар барысы да “Факел” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә узачак. Икенче көнне исә катнашырга теләгән һәр кешене Чаңгы базасында көтәчәкләр. Чаралар – сәгать 10да, ә катнашучыларны теркәү унынчы яртыда башлана. 
Фестивальдә катнашу өчен үзең белән документ (паспорт, туу турында таныклык), УИН номеры, ГТО нормативлары тапшыру өчен медицина белешмәсе алып килү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International