Россиядә - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Террор корбаннары истәлегенә багышланган чаралар бөтен илдә үтте. Бөгелмәдә митинг сәяси репрессия корбаннары һәйкәле янында узды.
Чарада хакимият вәкилләре, депутатлар, укучылар, иҗтимагый оешма әгъзалары, корбан булучыларның якыннары һәм туганнары катнашты.