Бөгелмә районы башлыгы белән киңәшмә: 1нче яртыеллыкка нәтиҗә

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Ярты елны нинди нәтиҗиләр белән төгәлләдек 2018 елның яртысы узып та китте. Шул уңайдан хакимият йортында йомгаклау киңәшмәсе узды. Ул Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров җитәкчелегендә үтте. Киңәшмә барышында яртыеллык эшкә йомгак ясадылар һәм иң актуаль проблемаларга тукталдылар.

Икътисад
Беренче яртыеллыкта продукциянең тулай күләмен арттыруга, предприятие һәм оешмаларның күрсәткән хезмәтләреннән кергән акча күләмен 23,9 миллиард сумга кадәр күтәрүгә ирешелгән, шул рәвешле үсеш темпы, узган ел белән чагыштырганда, 102 процент тәшкил иткән. Бу хакта район башлыгы Линар Закиров хәбәр итте. 
Бөгелмә районында геология һәм сәнәгать икътисад өлкәсендә әйдәп баручы тармак булып кала бирә. Сәнәгать өлкәсендә җитештерелгән продукция – 103 процент, ә геофизика өлкәсе исә 110 процент үсеш темпы күрсәткән.
Шәһәр һәм районда эшсезлек күрсәткече 0,44 процент тәшкил итә. 

Төзелеш
Социаль әһәмияткә ия объектлар төзү һәм аларны капиталь ремонтлауга районда быел 900 миллион сум акча каралган. Гадәттәгечә, 40 мең квадрат метр торак кулланышка кертергә планлаштырылган. 
- Гомумән, районда 25 төп республика программасы гамәлгә ашырыла һәм, шуларга өстәп, 4 объект өстәмә финанслауда, – дип белдерде Линар Закиров һәм бу хактак тулырак район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Вахит Гарәфетдиновтан сорады. 
- Әйе дүрт объект өстәмә финанслауда. Алар: Яшьләр сарае һәм чистарту корылмалары. Эшләр әлеге объектларда бар куәткә бара. 51 күпфатирлы йортта капиталь ремонт башланган. 6 йортта әле подрядчы оешмалар эшкә керешмәде. Анда нибары түбә ябасы гына бар. Капиталь төзекләндерү эшләре инде тулысынча төгәлләнеп килгән йортлар да бар. Июль азагына тулысынча тәмамларбыз дип торабыз. Сәламәтлек саклау биналарында да эшләр инде 70 процентка үтәлгән. Өч балалар бакчасында төзекләндерү бара. Подрядчы оешмалар үзләренә йөкләнгән вазифаларны 20 августка төгәлләргә тиеш. Калган программалар буенча да эшләр актив төстә һәм график буенча бара, – дип белдерде ул.

Авыл хуҗалыгы
Бөгелмә районында 96 мең гектар җир авыл хуҗалыгы өчен кулланыла. Аларның 70 меңе чәчүлек мәйданы. 
Бөгелмә кырларыннан елына чама белән 130 мең тонна бөртекле культура җыеп алына. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерелгән продукциянең тулай әйләнеше 1,5 миллиард сум тәшкил итә. 
- Сөт һәм ит җитештерү өлкәсендә башка районнардан бераз калышабыз. Без озак вакыт районда авыл хуҗалыгы үстерүдә яңа алымнар кулланучы эре предприятие, инвесторлар эзләдек. Бу эш юкка булмады. Яз көне «ЭкоНива» компанияләр төркеме президенты Штефан Дюрр белән килешү төзедек. Әлеге компания Бөгелмә районында 2 800 баш мал өчен исәпләнгән 3 терлек комплексы төзияәчәк, – дип хәбәр итте Линар Закиров.

«Халык контроле» сайты
Халык белән элемтәдә булу яхшы нәтиҗә бирә. Монда әлбәттә бөгелмәлеләрнең «Халык контроле» сайтын актив куллануы зур йогынты ясый. Бу сайт – ике як өчен дә зур табыш. 
Әлеге сайтның нәтиҗәле булуына көннән-көн күбрәк кеше инана. Бөгелмәдә бу өлкәдә барган эшләр белән Торак-коммуналь, транспорт хуҗалыгы, транспорт һәм элемтә бүлеге начальнигы Марсель Моратов җиткерде.
Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Аларның һәркайсын карар өчен 9 көн вакыт бирелә, ә инде торак-коммуналь өлкәгә кагылса, яисә «авария» хәлендә дип табылса, - нибары ике көн. 2018 елның 1 гыйнварыннан 25 июньгә кадәр «Халык контроле» сайтына бөгелмәлеләрдән 599 гариза кабул ителгән. Шуларның 415е уңай чишелеш тапкан, 125ен башкару планлаштырылган, 5 мөрәҗәгать кире кагылган. 54е буенча бүгенге көндә эшләр бара.
- Гадәттәгечә, халыкның күпчелеге территорияне төзекләндерү, юл йөрү хәрәкәтен оештыру, юлларның торышын контрольдә тоту темаларын күтәрә. Шуны искәртеп үтәсе килә, юл төзекләндерү программасын төзегән вакытта «Халык контроле» сайтына килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр исәпкә алына. Шулай итеп, быел 2012-2013 еллардагы килеп ирешкән гаризаларга 2016-2017 елларда башкарырга планлаштырыла дигән статуслы мөрәҗәгатьләр буенча эшләр башкардык, – дип белдерде Марсель Моратов.
Таләпләр буенча гаризаны карау, аны үтәү өчен төгәл вакытлар билгеләнүгә, аларның үтәлешреспублика җитәкчелеге контролендә булуга карамастан, вакытында үтәмәүчеләр табылган. “Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты”, “Благоустройство города”, “Стройсервис” җәмгыятьләре срогы чыккан мөрәҗәгатьләре бар.

Җәмәгатьчелек киңлекләре
Шәһәрне үстерү өчен берничә ысул бар: яңа объектлар төзү, яисә шәһәр территориясендә булган урыннарны җәмәгатьчелек киңлекләренә әйләндерү. Икенче вариант очсызрак та, халык өчен кызыклырак та, дип исәпли Бөгелмә шәһәренең баш архитекторы Марсель Каюмов. Бу хакта тулырак ул үзенең докладында җиткерде. 
- Җәмәгатьчелек киңлеге – ул урын түгел, ә урынны яраклаштыру. Төп принцибы – бер ноктада берничә функцияне берләштерү. Бу урыннарда сату итү, ял, белем алу, сәяси дебатлар һәм мәдәният берләшә. Ул никадәр күбрәк функцияне берләштерсә, узып китү урыныннан, халыкны тарту урынына шулкадәр тизрәк әйләнәчәк, – дип үз фикере белән бүлеште Марсель Каюмов.
Быел Петр Ненастин исемендәге скверга алындылар. Аның проектын төзүдә бөгелмәлеләр зур активлык күрсәтте. 
- Мондый очрашуларда бөгелмәлеләр елдан-ел күбрәк һәм активрак катнаша. Алар нинди территориядә яшисе килүен белә һәм шәһәрне тагын да уңайлырак итүгә кагылышлы фикерләре белән бүлешә, – дип белдерде архитектор.
П. Ненастин исемендәге скверда төзекләндерү эшләре төгәлләнгәч бөгелмәлеләрне балалар мәйданчыгы, кечкенә скверлар, төрле скульптуралар, утыргычлар, урам китапханәсе һәм аналогы булмаган фонтан көтә. Фонтан исә җәен шарлавык формасында эшләячәк, ә кышын матур арт-объект булып торачак. Әлеге территориядә эшләр инде сентябрьдә төгәлләнергә тиеш.
Шәһәр үзәген активлаштыру программасы өстендә дә эшләр алып барыла. 

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International