Ураза гаете – паркта балалар өчен бәйрәм оештырылды

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

15 июнь көнне барлык мөселман кардәшләр иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаетен билгеләп узды. Бәйрәм иртәсе гает намазыннан башланып китте. Ә кичке якта Балалар паркында олысы да, кечесе дә зурлап бәйрәм иттеләр. 
Бөгелмәлеләрне тәбрикләргә ТР мөфтиеның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Бөгелмә районы һәм шәһәре имам мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов һәм Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов килгәннәр иде.
- Рамазан ае тәмамлануны шәһәр һәм район халкы, шәһәр кунаклары белән бергәләп бәйрәм итү традициясенә өч ел элек нигез салынды. Без халыкны берләштерүне, дини бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне зурлау, олысына-кечесенәишеттерүне максат итеп алдык. Һәм кемнең нинди милләттән, нинди дин тотуына карамастан, без бу көнне бергә җыелып бәйрәм итәбез. Шәһәр хакимиятенә һәм чараны оештырырга ярдәм итүчеләргә, мәчеткә йөрүчеләргә рәхмәтләремне җиткерәм. 30 көн дәвамында тоткан уразаларыбыз кабул булсын дигән теләктә калам, – дигән тәбрикләү сүзләре җиткерде Рамил хәзрәт Хөснетдинов.
Рамазан ае – изге гамәлләр кылу һәм начар гадәтләрдән котылу ае. Ураза бәйрәме көнне балаларның күңелен күрү чараларын быел тагын да арттырганнар. Сәхнәдә клоун, фокусчылар тамаша күрсәтте, ә мәйданда теләге булганнар аквагрим, мехенди ясата, Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре пешергән гает коймагын авыз итә, кул эшләре белән таныша алды. Спорт уеннарында да көч сынашу мөмкинлеге бар иде. Милли көрәш, кул көрәше, капчык белән сугышу һәм башкалар... 
Өченче ел үткәрелүче бәйрәм чарасының иң күркәм традициясен – пылау белән сыйлауны быел да дәвам иттеләр. Ураза бәйрәме пылавын меңнән артык бөгелмәле авыз итә алды. 
Чара азагында татулык, дуслык, теләктәшлек һәм бер-береңне аңлашу билгесе буларак, күккә күгәрченнәр очырылды.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Автор фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International