Бөгелмә шәһәре мэры Россия көне белән котлады

2018 елның 12 июне, сишәмбе

Хөрмәтле бөгелмәлеләр – шәһәрдәшләр һәм райондашлар! Якташлар!

Сезне олуг дәүләт бәйрәме – Россия көне белән тәбрик итәм!

Бүгенге көндә һәрберебез үзебезнең белем һәм хезмәтебез белән гаиләбезнең, шәһәребезнең, илебезнең иминлеген тәэмин итәбез. Яңа Россиянең аякка басу еллары алга таба тотрыклы социаль-икътисадый үсеш, дәүләт институтларын ныгыту өчен ышанычлы нигез салынганлыгын күрсәтә. Илебез каршында хәзер җитди стратегик, икътисадый бурычлар тора, Россиянең иртәгә нинди булачагы безнең һәркайсыбызга бәйле. Бөгелмәбездә төрле милләт һәм төрле конфессия кешеләренең дуслыкта-татулыкта яшәүләренә, бер-берсенең мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, йолаларына, традицияләренә хөрмәт белән карауларына сөенеп туя алмыйм.

Шәһәр һәм районыбызда мәктәп яшеннән үк балаларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләнүе белән горурланам.

Россия көнендә һәркемгә сәламәтлек, тыныч, тотрыклы тормыш, үзара ихтирамлы караш, гаиләләр һәм туган шәһәребез иминлеге хакына игелекле эшләрнең күбрәк булуын телим.

Линар ЗАКИРОВ, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International