Сәламәтлек телим сезгә, ветераннар!

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Районда Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан хөрмәтле ветераннарыбызны зурлау, аларны хөрмәтләү – күркәм традиция. Бер генә ветеран да игътибарсыз калмый. Шул исәптән, авырып китүчеләр дә. Сәламәтлек дәрәҗәсенә бәйле рәвештә, Бөгелмә районының 5 ветераны Бөек Җиңү бәйрәмен үзәк район хастаханәсендә каршы алачак. Ветераннар уңайлылыклары булган махсус палаталарда дәваланалар. 
     7 май көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров хастаханәдә дәваланучы Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен шәхсән котлады, күчтәнәчләр тапшырды, хәлләрен белеште, кәефләре, медицина хезмәткәрләренең мөнәсәбәте белән кызыксынды. 
      Хастаханәдә дәваланучы ветераннарның берсе – Нәкыя Сафина. Ул кыз чагында ук Азнакайдан тракторлар курсына укырга килә һәм Бөгелмәдә төпләнеп кала. “Биредә гаилә кордым, яшәдем, эшләдем. Сугыш башлангач, әтине сугышка алып киттеләр, әни 7 бала белән ялгыз калды. Мин ул вакытта 12 яшьлек кыз идем. Ул дәвердән алып, 80 елга якын вакыт үтсә дә, бүген дә атлар белән әтине сугышка озатканны хәтерлим. Ул кире әйләнеп кайтмады”, – ди хөрмәтле ветеран. Әйе, тормыш бик нык сынаган Нәкыя апаны, ирен, улын, киленен, бер оныгын да югалткан ул. Шулай да тормыш авырлыкларыннан сынмаган, сыгылмаган. Бүгенгесе көндә оныгы белән яши. “Улым эшли, тормыш шартлары яхшы” – дип куана ул. 
      Тәгъзимә Миңнебаева – Димскәй авылында туып-үсеп, гомер иткән ветеран. “Сугыш елларында 12–13 яшьлек балалар идек, тылда эшләдек, кызлар җыелышып, тимер юлга кар көрәргә бара идек. Абыем Әбелгасыйм сугышка китеп, сугыш беткәнче көрәште. Бөгелмәгә кайтып җитеп, авылга кайтырга 25–30 километр ара калгач, туган авылына кайтып җитә алмый, үлде”, – дип сөйли хезмәт ветераны. Тәгъзимә апа бик тырыш, максатына ирешүчән, акыллы кеше була, тормыш авырлыгына карамастан, педагогия училищесында укый, соңрак югары белем ала. Гомер буе Татар Димскәе авылында балаларга татар теле һәм әдәбияте фәнен укыта. 
      Иван Власович Чуйкинның, 92 яшьтә булуына да карамастан, көр тавышына, яхшы хәтеренә сокланырлык. “Аллага шөкер, исән калдык, озак яшәдек, хәзер кадер-хөрмәтне җәлләмиләр. Үзәк район хастаханәсе, поликлиника хезмәткәрләре бик яхшылап карыйлар, итагатьле сөйләшәләр, барысын да аңлаталар”, – ди ул. Иван Власович тумышы белән Орел өлкәсеннән, Курск-Орел дугасындагы сугышта катнаша, минометчы, соңрак танк йөртүче булып хезмәт итә. 
Тәслия әби Закирова күрсәтелгән игътибарга бик шат. Ул хастаханәнең иркенлеген, биредәге чисталыкны, уңайлы шартларны, хәтта бәдрәфнең дә палатаның үзендә булуын бик шатланып сөйли. “Картайдык, караучы калмады, шулай да, социаль ярдәм идарәсе хезмәткәрләре килеп, хәлемне белеп, ярдәм итеп торалар. Берсе азык-төлек китерә, икенчесе кан басымын үлчи, өемне җыештырып китәләр. Аллага шөкер”, – ди ул. 
      Кәнәфий Рамазанов: “Хастаханәдә шартлар бик яхшы, игътибар белән карыйлар, ләкин без картайдык. Эшегездә уңышлар телим”, – дип уй-фикерләрен җиткерде, район башлыгына теләкләрен белдерде.
– Без хастаханәдә дәваланучы ветераннарыбызны беренче тапкыр котламыйбыз, бу инде матур традициягә әверелде. Бүген дә бирегә килеп, узган ел тәбрикләгән таныш йөзләрне күрдем. Кызганычка каршы, аларның саны елдан-ел кими. Соңгы күрсәткечләр буенча, Бөгелмә районы һәм шәһәрендә 1129 ветеран һәм тыл хезмәтчәне исәпләнә, ә 4 ел элек алар саны 5 меңләп иде. Алар белән элемтәне озайтасы килә. Бу үзебез һәм үсеп килүче буын өчен бик мөһим. Без аларның батырлыгын һичшиксез онытырга тиеш түгел, – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International