Бөгелмә футболистлары яңа сезонга әзер

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

«Бөгелмә-Рунако» футбол командасы өченче тапкыр Татарстанның суперкубогын яулады. Казанның «Мотор-Академия» командасы белән булган матчта алар җиңде. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән булган пресс-конференцииядә әлеге клубның алдагы сезонга куелган мәсьәләләре, команданың кәефе, аның традицияләре турында сүз барды.

Яңа сезон ачылу уңаеннан Сергей Горшенин үзенең футболистларының физик әзерлекләрен югары бәяли. Футболистлар ирешелгән нәтиҗәләрдә генә тукталып калырга җыенмыйлар. Алда әле аларны бик җаваплы, җиңәргә тиешле уеннар көтә.

29 апрельдә Югары лига командалары арасында Татарстан чемпионатының футбол буенча 1 тур матчы үтә. Ул Бөгелмәнең «Энергетик» стадионында булачак. «Бөгелмә-Рунако» һәм Әлмәт шәһәреннән килгән «Нефтеград» командалары арасындагы матч 14 сәгатьтә башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International