“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” бәйгесенә катнашырга чакырабыз

2018 елның 20 апреле, җомга

Әлеге бәйге “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы кысаларында 2004 нче елдан бирле үткәрелә. 12 ел дәвамында конкурс абруйлы дәрәҗәгә ия булды. Бу елларда республиканың 4 меңнән артык товар һәм хезмәте бәйгедә бәхетен "сынап караган". Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр елдан-ел арта, конкурсантларның географиясе дә киңәя. Быел “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсына 192 җитештерү предприятиесеннән, оешмадан, халык һәм сәнгать эшләнмәләре учреждениеләреннән 443 заявка килеп ирешкән. Бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан 126 лауреат, 1 нче дәрәҗәдәге 213, 2 нче дәрәҗәдәге 78 дипломант расланган. Республика бәйгесендә җиңүгә лаек булган 170 товар һәм хезмәт “Россиянең иң яхшы 100 товары” конкурсының федераль этабына чыгарылган. Аларның 70е лауреат, 99ы дипломант исемен алган.

Катнашуда кызыксынган эшкуарлардан  үзләренең карарлары хакында  Бөгелмә башкарма комитетына econom_bmr@mail.ru электрон почтасы буенча хәбәр итүләрен сорыйбыз. Элемтә өчен: Шакиров Ф.М., телефоны: (85594)438-65-163.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International